…Долой бандитский фашистский оккупационный путинский режим!

Түбән Камада хезмәт хакы түләнмәү сәбәпле эшчеләр баш күтәргән

Chelny-biz ачыклавынча, сүз “Түбән Кама нефтехим”ның төзелеш эшләрен башкаручы Мәскәү ширкәте – “Сферастрой” эшчеләре  турында бара.

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге бер зур оешманың биләмәсендә эшчеләр баш күтәргән. Chelny-biz ачыклавынча, "Түбән Кама нефтехим"ның төзелеш эшләрен башкаручы Мәскәү ширкәте – "Сферастрой" эшчеләре турында сүз бара. Эшчеләрнең баш күтәрүенә хезмәт хакы түләмәүләре сәбәпче булган, расланмаган мәгълүматка күрә, аларның акчаларын инде өч ай тоткарлыйлар.

Басма чыганаклары мәгълүматынча, ике айдан артык хезмәт хакын тулысынча түләмәү турында (Русия Җинаять кодексының 145.1 маддәсе, 2 өлеше) җинаять эше ачылган.

  • Түбән Камада узган ел "Гемонт" төрек ширкәтенең эшчеләре эш ташлаган иде. Алар хезмәт хакының инде өч ай буе тоткарлануын белдерде. Сәнәгать зонасындагы тулай тораклар янында протест белдерергә берничә дистә эшче җыелды. "Түбән Кама нефтехим" үзе акча бүлеп биреп, төрекләрне ватаннарына кайтарып җибәрәчәген әйтте.
  • Былтыр Түбән Кама бала табу йорты хезмәткәрләре дә бунт күтәргән иде. Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын кисеп калганнар, шуңа алар төнлә кизү торудан баш тартты.

https://d3t3ekgrgbujpj.cloudfront.net/a/32602754.html

СМИ сетевое издание RASHKOSTAN.COM зарегистрировано в Федеральной службе по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор). Свидетельство о регистрации средства массовой информации №35 от 05.11.2017 г. Все имена и события вымышлены, любые совпадения случайны. Вся представленная информация является оценочным суждением, носит исключительно ознакомительный характер и не является руководством или призывом к действию.
О блокировках | Редакция: Email / Telegram | GPG key

Powered by Laravel 11.5.0 (PHP 8.3.6)